news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшьләр сәясәтен Россиядә иң яхшысы дип бәяләделәр

Республикада яшьләр сәясәте нәтиҗәлелеге буенча төбәкләр рейтингында алдынгы.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте буенча Россиянең иң яхшы төбәкләре исемлегендә беренче булды. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча бәяне Россия яшьләр эшләре федераль агентлыгы билгеләгән.

Татарстан рейтингның барлык күрсәткечләре буенча 72,7 процентны туплаган.

Профильле төбәк структуралары эшчәнлеге дәүләт яшьләр сәясәте юнәлешендә 58 критерий буенча билгеләнгән.

Россия яшьләр эшләре федераль агентлыгы чараларны, бөтенроссия форум кампаниясен, грант ярдәмен, “Россия яшьләре” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшен, шулай ук төбәктәге институтлар, инфраструктура, коммуникацияләр һәм норматив-хокук базасын бәяләгән.

Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда рейтингта икенче урында Ямал-Ненец автоном округы (72,6 процент). Лидерлар өчлегенә шулай ук Башкортстан (68,5 процент) кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot