news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яшьләр парламентына кандидатлар сайлау өчен дебатлар башланды

Парламент составына барлыгы 100 кеше сайланыр дип көтелә.

Татарстанда Яшьләр парламентына кандидатлар сайлау өчен дебатлар башланды
архив

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлау өчен конкурс дебатлары башланды. Очрашуда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

“25 ел элек бу көнне Татарстанда Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты төзелде. Комитетның рәисе буларак, гариза бирү компаниясе эшчәнлеген югары бәялим. Бүгенге көннән башлап яшьләр сайлау компаниясе өчен көрәшә башлый. Бу бик җаваплы этап. Тавыш бирү сайтта барачак, алар да исәпкә алыначак”, - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Римма Ратникова сүзләренчә, барлыгы 444 гариза бирелгән. “Дебатларда кандидатлар осталыкларын, тәкъдимнәрен җиткерә белергә һәм шул ук вакытта яклый да, сорауларга җавап бирә дә белергә, проектларын тормышка ашыра алырга тиеш”, - диде ул.

“Безнең өчен яшь кандидатлар экспертлар да, чөнки яшьләр сәясәтен алып баручы комитет алар белән бик тыгыз эш алып бара, аларның фикерен ишетеп һәм истә тотып эшли. Кандидатларга фикерләрен ишеттереп кенә түгел, үзләре артыннан әйдәп алып барырга кирәк”, - диде Римма Ратникова.

“Нәтиҗәләрне соңыннан күрербез, - ди Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. - Безнең өчен хәзер шунысы мөһим: әлеге парламентның биш еллык эшләү дәверендә һәр кеше дә бар әйбернең үзеннән торганын белеп торсын иде. Әгәр дә ул Яшьләр парламенты әгъзасы булырга тели икән, аңа бары тик яхшы презентация, яшьләрнең кызыксынуларын тәкъдим итү генә кирәк”, - диде ул.

  • “Яшьләр парламенты составына 100 кеше сайланачак. Шул исәптән 45 муниципаль район һәм шәһәр округлары вәкилләреннән 35 кеше, Республика яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре, гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмалары бүлекчәләре, республика иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалары, шулай ук Россия Дәүләт Думасында һәм Татарстан Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләр”, - дип әйтелде дебатларда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100