news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшьләр экстремизмын профилактикалау мәсьәләләре тикшерелә

Анда Татарстан, Чувашия, Мордовия, Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыклары, ТРның дәүләт органнары, башка министрлыклар, прокуратура һәм ведомстволар, төрле конфессия вәкилләре, галимнәр катнаша

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Үзәк фәнни-методик кабинетында «Экстремизмның таралышына каршы тору» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы уздырыла.

Әлеге чара Россия ЭЭМның «2009 елда Россиянең федераль миграция хезмәте, Россия ЭЭМның эчке гаскәрләре һәм эчке эшләр органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында»гы Директивасы таләпләрен гамәлгә ашыру кысаларында ТР буенча Россия ЭЭМның Бөтенроссия фәнни тикшеренү институты тарафыннан ТР буенча ЭЭМ, Россия ЭЭМның Казан юридик институты һәм Казандагы Икътисад, идарә һәм хокук институты белән берлектә оештырылган. Анда ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногуманов, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы дин эшләре буенча идарә җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, шулай ук Татарстан, Чувашия, Мордовия, Удмуртия Республикалары буенча Эчке эшләр министрлыклары, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Сәламәтлек саклау, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыклары, ТР Прокуратурасы һәм аның карамагындагы тикшерү комитеты тикшерү идарәсе, ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте  һәм ведомстволар, иҗтимагый берләшмәләр һәм төрле конфессия вәкилләре, галимнәр катнаша.
 
 ТР буенча эчке эшләр министрының беренче урынбасары милиция генерал-майоры Ренат Тимерҗанов һәм ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының  ТР буенча ЭЭМда фән һәм алдынгы тәҗрибә Советы фәнни-гамәли секциясе рәисе юстиция генерал-майоры Андрей Вазанов җитәкчелегендә барган «түгәрәк өстәл» утырышында яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау, милләтара мөнәсәбәтләрдә закон үтәлешен күзәтчелек итү һ.б. мәсьәләләр карала. Болардан тыш, күп санлы чыгышлар хәзерге заман шартларында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш проблемаларын күтәрүгә, тупланган региональ тәҗрибә гомуиләштерелеп, экстремизмны кисәтү, профилактикалау белән шөгыльләнгән барлык субъектларның үзара ярдәмләшеп эшләвен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүгә  юнәлдерелгән.
 
 
 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot