news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Республикада урыны белән томан төшәчәк.

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Михаил Захаров

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Республикада көндезен һәм кичен урыны белән кыска вакытлы җил, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көчәйгәндә секундына 15–18 метрга җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән төбәк буенча кайбер урыннарда томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Элегрәк «Татар-информ» атна ахырына Татарстанда +29 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot