news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Казанда температура көндез 21-23 градус җылы, Татарстан буенча - температура 19-24 градус

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр көтелә.
Казанда температура көндез 21-23 градус җылы, Татарстан буенча - температура 19-24 градус.
11 июнь төнендә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә температура 8 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100