news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгырлар дәвам итәчәк

Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәг республикада җил көньяк-көнбатыштан, талгын исәчәк. Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 

Төнлә һава температурасы +13..+18, көндез +23..+28 градус җылы булуыр дип көтелә.

8 августта шулай ук аязучан болытлы һава булачак. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә +11..+16, көндез +19..+24 градус җылы булыр дип фаразлана.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100