news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгырлар булуы ихтимал

Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Татарстанда яшенле яңгырлар булуы ихтимал
архив

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 28 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә төнлә һава температурасы +13..+18, көндез +18..+23 градус булачак.

Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +16..+18 градус, көндез +20..+22 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100