news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан көтелә

Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан көтелә
архив

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 августта, төнлә һәм көндез, Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Яшенле яңгыр вакытында көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән республикада томан төшүе көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot