news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәттеләр

Кайбер районнарда боз яварга мөмкин.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 29 майда иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Казанда җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз яву ихтималы бар.

Һава шартлары иртән һәм көндез бозылырга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз.

Шимбә, төнлә һава температурасы 8-13 градус җылы, көндез 23-31 градус җылы фаразлана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot