news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтәләр

Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтәләр

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава шартларының начараюы бүген, 24 июльдә, кич белән һәм иртәгә көндез көтелә. Бу вакытта республикада кыска вакытлы җил көчәюе белән бергә яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot