news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Синоптиклар республикада 30 июльдә һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
татар-информ архивы

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 июльдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Көннең икенче яртысында һәм 30 июль кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, синоптиклар җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе турында кисәтә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр көчәергә мөмкин булуы фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot