news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву ихтимал

Синоптиклар республиканың көнчыгыш районнарында һава шартлары бозылуны фаразлый.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву ихтимал
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз яву ихтимал. Бу хакта Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматларына сылтама белән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның көнчыгышында төштән соң һәм кичке якта көчле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot