news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву аркасында кисәтү игълан ителде

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву аркасында кисәтү игълан ителде

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

16 июль кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән республика территориясендә, күбесенчә көнчыгыш районнарда, урыны белән көчле, яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, синоптиклар җил көчәеп, аның тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга кадәр җитәр дип фаразлый.

Метеорологларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, мондый күренеш 16 июльдә 18.00 сәгатьтән алып 17 июльдә 10.00 сәгатькә кадәр күзәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot