news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явар дип көтелә

Көньяктан 15-20 м/с тизлектәге җил исәчәк.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явар дип көтелә
архив

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). 9 июльдә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән боз явар дип көтелә.  Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә һәм Казанда иртән һәм көндез көньяктан 15-20 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк.

Татарстан территориясендә һава торышына циклоннар йогынты ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100