news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз көтелә

Көндез 27 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 23  майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы  яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.

Төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы +12.+17, көндез +22.+27 градус булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100