news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуга бәйле рәвештә шторм кисәтүе игълан ителде

Начар һава торышы көн дәвамында һәм кич буе сакланачак.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы һәм җилнең көчәюе көтелә. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шуңа бәйле рәвештә шторм кисәтүе игълан итте.

Начар һава торышы көн дәвамында һәм кич буе сакланачак. Җилнең тизлеге урыны белән секундына - 15-20, көчәйгәндә 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot