news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил турында кисәттеләр

Республиканың көнчыгыш районнарында 28 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 25 майда Татарстан территориясендә янә яшенле яңгыр һәм боз көтелә. Бу турыда республикада яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Рөспубликада көчле җил булачак, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12.+17 градус, көндез +18.+23 градус җылы. Республиканың көнчыгыш районнарында 28 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot