news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен вакытында җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүе ихтимал

Иртәгә көн дәвамында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр булачагы фаразлана.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Төнлә һәм иртән 9 августта Татарстанда яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көн дәвамында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр булачак дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot