news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен сугу сәбәпле 4 янгын чыккан

ТР Кукмара районында 2 торак йорт һәм сарай янган

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Кичә Татарстанда яшен сугу сәбәпле 4 янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе пропаганда һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегендә хәбәр иттеләр.
Кукмара районының Каенлык авылында яшен сугу сәбәпле торак йорт янган. Көчле җил нәтиҗәсендә ут якындагы корылмаларга күчкән. Беренче янгын сүндерүчеләр янгын турында хәбәр ителеп 7 минут үткәч килеп җиткәннәр. Бәхеткә, үлүчеләр юк, әмма ике йорт һәм сарай җитди зыян күргән.
Республиканың Әтнә һәм Актаныш районнарында өч очракта яшен сугу сәбәпле сарайлар янган. Янгыннарны тиз арада сүндереп өлгергәннәр, зыян күрүчеләр юк. Татарстанда тагын ике янгын ут белән сак эш итмәү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан.


news_right_1
news_right_2
news_bot