news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшелчәләргә бәя арткан

Былтыр шикәр, йомырка һәм ит бәясе арткан иде.

Татарстанда яшелчәләргә бәя арткан
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Ксения Перепеченова). 2019 елның беренче кварталында Татарстанда кәбестәгә бәя ике тапкыр диярлек арткан һәм ул республикада азык-төлек инфляциясенең лидеры булган. Башка яшелчәләр - кишер, суган, бәрәңге бәясе дә арткан. Бу турыда Татарстанстат ясаган бәяләр мониторгы нәтиҗәләре күрсәтә.

Ел башыннан бирле кәбестә 116 процентка арткан. Узган елның декабрендә кәбестәнең 1 килосы 22 сум торса, хәзер ул 48 сум чамасы тора.

Шулай ук ел башыннан бирле кишер һәм суган 53 һәм 44 процентка арткан. 1 кило кишер бәясе ун сумга, суган бәясе 12 сумга күтәрелгән. Бәрәңге һәм карабодай ярмасы бишәр сумга арткан.

Былтыр шикәр, йомырка һәм ит бәясе 23, 13 һәм 8 процентка арткан иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100