news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь закон чыгаручылар форумына теркәлү бара

Бу чарада 18дән 35 яшькә кадәрге район советлары депутатлары, яшьләр оешмалары, сәяси партияләр вәкилләре һәм теләге булган һәркем катнаша ала.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда яшь закон чыгаручылар форумына теркәлү бара. Май ахырында Татарстан Республикасының яшь закон чыгаручылары үзләренең беренче форумын уздырачак. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чараны республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әзерли.

Бу чарада яшьләре 18 дән алып 35кә кадәр булган район советлары депутатлары, яшьләр оешмалары һәм сәяси партияләр вәкилләре, муниципаль парламент әгъзалары, гомумән, бу эшкә кызыксынуы булган һәр кеше катнаша ала. Форум кысаларында укыту программаларыннан тыш Дәүләт Советының профиль комитетлары рәисләре һәм депутатлар белән бергәләп закон инициативалары чыгару, законнарны камилләштерү юнәлешендә эшләр дә каралган.

Форум ахырында яшьләр үзләре әзерләгән закон проектларын тәкъдим итәчәк. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуы көтелә.

Яшь закон чыгаручыларның беренче форумында катнашырга теләүчеләр әлеге сылтама буенча кереп теркәлә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100