news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь әйдәманнарның "Югарыга!" дигән V республика конкурсы башланды

Бәйге 16 дан 30 яшькәчә теләгән һәркемгә ТР яшьләр кадрлар резервына керү өчен көрәшергә мөмкинлек бирә

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»).  4 сентябрьдә ел саен үткәрелүче "Югарыга!" дигән V республика конкурсы башланды. 

Конкурс шартлары 18 дән алып 30 яшькә кадәрге яшьләргә Татарстанның яшь кадрлар резервына керү хокукына көрәшү мөмкинлеген күздә тота. Бәйгедә катнашучылар үзләрен ораторлык сәнгатендә, матур итеп сөйләү һәм язу осталыгында, гомуми күзаллау киңлегендә, командада эшләү, калыплашкан төстә фикерләү, стресска каршы торучанлыкта сынап караячак. Иң-иңнәр республиканың кадрлар резервына керү хокукын алачак һәм дәүләт хакимияте органнарында, шәһәрнең һәм республиканың эре предприятиеләрендә, Татарстанның иҗтимагый берләшмәләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә стажировка узачак.   

Конкурсның  жюри составына ТР Дәүләт советының депутатлар корпусы вәкилләре, ТР Президенты Аппарты , ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре, ТР иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, коммерцияле оешмалар - проектның партнерлары вәкилләре, Республика "Кадрлар резервы" проекты белгеч һәм психологлары, җәмәгать эшлеклеләре керә.  

Бары иң-иңнәр дәүләт хакимияте органнары, шәһәр һәм республиканың зур предприятиеләре, ТР иҗтимагый берләшмәләрендә стажировка үтү мөмкинлеген ала. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр проектның рәсми сайтының төп битендә урнаштырылган гаризаны тутыра ала, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы порталында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100