news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь ярымлык бала батып үлгән

Баланың мәетен әтисе таллар арасыннан тапкан.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Татарстанда бер яшь ярымлык бала елгада батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идәрәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига Кукмара районы Зур Сәрдек авылында булган.

Бер яшь ярымлык бала югалу турындагы хәбәр 112 номерына кичә кич килгән. Коткаручылар шунда ук урынга чыгып киткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, баланың әтисе һәм әбисе ишегалдында эшләп йөргән, бала шул тирәдә уйнаган. Билгеле бер мизгелдә малай ишегалдыннан чыгып,  якындагы елгага таба китеп барган.

Баланы тапмаган әтисе, эзли башлаган. Ул полиция һәм коткаручылар чакырткан.

Баланың мәетен әтисе таллар арасыннан тапкан. Ул елгага бик якын килеп, суга төшеп киткән дип фаразлыйлар.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кечкенә балаларны үзләрен генә калдырырга ярамаганын искә төшерә, балаларны кечкенәдән үк сак булырга өйрәтергә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot