news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Яшә, урман!” россиякүләм акциясе кысаларында 17,5 млн агач утыртылган

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан “Яшә, урман!” россиякүләм акциясе җиденче тапкыр уздырыла.

Татарстанда “Яшә, урман!” россиякүләм акциясе кысаларында 17,5 млн агач утыртылган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда “Яшә, урман!” россиякүләм акциясе кысаларында 17,5 млн агач утыртылган. Бу хакта “Татар-информ”да Татарстан урманнарыннан файдалануга багышланган матбугат конференциясендә урманнарны яңадан үстерү һәм урман утырту бүлеге башлыгы Тимур Галиев хәбәр итте.

“ТР урман хуҗалыгы министрлыгының иң өстенлекле юнәлеше – урманнарны үрчетү һәм яңадан үстерү. Шуңа күрә Татарстанда ел саен акцияләр үткәрәбез. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан “Яшә, урман!” россиякүләм акциясе җиденче тапкыр уза. Нәтиҗәләр куандырырлык, акциядә дистәләгән мең республика халкы катнашты. Әлеге чарада гомумән алганда, 327 мең кеше катнашкан. Язгы акциядә 600 га мәйданда 2,5 млн яңа агач утыртылды. Шушы җиде ел дәвамында Татарстанда барлыгы 4 мең 374 га мәйданда 17,5 млн яңа агач утыртылган”, - диде ул.

Тимур Галиев әйтүенчә, республика территориясенең 17,5 процентын урманнар били. Урман белән капланган мәйданнарда ылыслы (23 процент ), каты (60 процент ) һәм йомшак яфраклы агачлар (17 процент), куаклар үсә.

“Ел башыннан урман ресурсларының запаслары биш миллион кубометр тәшкил итә. Рөхсәт ителгән агач кисү-хәзерләү күләмен 2,4 миллион кубометрга җиткерергә була. Министрлык структурасына 34 дәүләт казна учереждениесе, 30 урман хуҗалыгы дәүләт бюджет учреждениесе, Кукмарада 363 студентка белем бирүче “Лубян” урман-техник көллияте һәм “Урман янгыннары үзәге” Татарстан Республикасы дәүләт учреждениесе керә. Республикада урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең барлык саны – 2 мең 400 кешедән артып китә. Шул исәптән Министрлык аппаратында 50дән артык кеше эшли. Урманнарны саклау, аларны файдалану һәм яңадан үстерүне тәэмин итү белән шөгыльләнәбез. Урман фонды җирләрендә урман корылышын билгелибез, аның төп максаты - ел саен урман кисү буенча фәнни, дәлилле күләм билгеләү. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тәртиптә тотабыз. Тулаем алганда, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре төп бурычларны үтәргә тырыша”, - дип сөйләде Тимур Галиев.

Республикада 6 октябрьдә бердәм агач утырту акциясе башлана. Аның максаты - урман ресурсларын саклау, арттыру һәм яңарту, урманнарга сакчыл караш тәрбияләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100