news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь укытучылар, ипотеканы өлешчә каплау өчен, грантка дәгъва итә ала

Ел саен республикада 100гә кадәр грант бирелә.

Татарстанда яшь укытучылар, ипотеканы өлешчә каплау өчен, грантка дәгъва итә ала
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2018 елдан башлап Татарстанда ел саен яшь укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре ипотека кредитын өлешчә түләү өчен 600 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә дәгъва итә ала.

Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев җиткерде.

“Бу сумма Дәүләт торак фонды килешүе буенча фатир яки шәхси торак төзелешенә сарыф ителергә мөмкин. Республика конкурс комиссиясе карары белән ел саен шундый 100 грант билгеләнәчәк”, - дип сөйләде докладчы.

Быел социаль ипотека буенча 693 мәгариф хезмәткәре, шул исәптән 45 яшь гаилә торак алган. Хәзергә Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды исәбендә 2053 мәгариф хезмәткәре чиратта тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100