news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь талантларны барлыйлар

Быелның гыйнвар-апрель айларында республикабызда “Татарстан” дип исемләнгән, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале-бәйгесе узачак

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Быелның гыйнвар-апрель айларында республикабызда “Татарстан” дип исемләнгән, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале-бәйгесе узачак. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы ТАССР оешуына 90 ел тулуга багышлап оештыра.
Конкурс ел саен уздырылып килә. Чара мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә балаларга өстәмә һәм урта махсус һөнәри белем бирү системасын күтәрү, яшь сәләтле башкаручыларга ярдәм итү, классик һәм милли сәнгать традицияләрен саклау һәм үстерү максатын күздә тота. Шунысы үзенчәлекле: фестиваль сәнгатьнең барлык жанрларын колачлый. Анда музыка (уен коралларында уйнау, вокал, ансамбльләр һәм оркестрлар), нәфис (рәсем сәнгате, графика, дпи, дизайн), хореография (классик, халык, эстрада биюләре), театр кебек юнәлешләрдә ярышып булачак. Бәйгедә 6 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге яшь талантлар катнаша ала.
ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайты биргән мәгълүматка караганда, конкурс өч этапта уздырыла. Беренче этабы гынйвар-февраль айларында муниципаль ук йортларында үтә. Икенче – зона этабы март аенда җаваплы урта махсус уку йортында үткәрелә. Апрель аенда оештырылачак өченче – республика этабында ике этапта җиңүче яшьләр көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100