news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшүсмерне бәрдереп киткән машина йөртүчене эзлиләр

Ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә иртәнге 10 да әлегә маркасы ачыкланмаган автомобиль йөртүче 16 яшьлек яшүсмерне бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәте Декабристлар һәм Ленская урамнары чатында булган. Машина йөртүче светофорның яшел төсенә борылганда, тиешсез урында юл аша чыгып баручы 16 яшьлек егетне бәрдергән.

Автомобиль йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән, ә яшүсмернең баш мие селкенгән һәм аяклары имгәнгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәт шаһитларыннан 5-333-819 телефонына шалтыратуны сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100