news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшүсмерләр җинаятьчелеге арткан

Республикада яшүсмерләр тарафыннан кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр артуы күзәтелә.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшүсмерләр җинаятьчелеге арткан. Бу хакта бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков рәислегендә узган күзәтчелек ведомствосының беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында сөйләделәр.

«Беренче яртыеллыкта республикада балигъ булмаганнар 472 җинаять кылган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 25,9 процентка күбрәк. Моннан тыш яшүсмерләр тарафыннан авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр артуы күзәтелә», – диделәр утырышта.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, мондый җинаятьләр Казан, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районнарында шактый арткан.

Коллегиядә төркемләп, җәмәгать урыннарында һәм исерек хәлдә яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арту аеруча борчу тудыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot