news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшүсмер сөрем газы белән агуланган

Аны хастаханәгә алып китү кирәк булмаган.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшүсмер сөрем газы белән агуланган. Бу хәл Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә Киров урамы буенча 34 нче йортта булган.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 13 яшьлек яшүсмер сөрем газы белән җиңел формада агуланган. Аны хастаханәгә алып китү кирәк булмаган.


news_right_1
news_right_2
news_bot