Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшүсмер ата-анасына пычак белән ташланган
Фаҗига Татарстанның Саба районында булган.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшүсмер үз ата-анасына пычак кадаган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында расладылар.
Фаҗига Татарстанның Саба районы торак пунктларының берсендә булды.
18 яшьлек улы әти-әнисенә пычак белән ташлана. Әти кеше фаҗига урынында ук үлә, әнисе авыр хәлдә хастаханәдә.
Бу хәлдән соң яшүсмер үз-үзен үтерергә омтыла, хәзерге вакытта ул да хастаханәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз