news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанда яшәргә һәм эшләргә» дигән лозунг белән мәгълүмати кампания тәкъдим ителә

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фикеренчә, бу проект читтән дә кадрларны җәлеп итеп, белгечләргә ихтыяҗ проблемасын хәл итәргә булышачак.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эшләү өстенлекләрен күрсәтеп, «Татарстанда яшәргә һәм эшләргә» дигән лозунг белән махсус проект тәкъдим ителә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фикеренчә, бу проект читтән дә кадрларны җәлеп итеп, белгечләргә ихтыяҗ проблемасын хәл итәргә булышачак. Бу хакта ул Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Куркынычсызлык советы утырышында сөйләде.

«Без - аерым позицияләрдә хезмәт хакы буенча лидер. Россиядә көнкүреш сыйфаты югары булган төбәк турында мәгълүмат эшче көчләрне җәлеп иткәндә гел алга сөрелергә тиеш. Без киң мәгълүмати кампания тәкъдим итәбез. „Татарстанда яшәргә һәм эшләргә“ дигән лозунглы кампания үз белгечлеге буенча туган якларында хезмәт хакы азрак тәкъдим ителгән квалификацияле кадрларга йөз тота», — диде Эльмира Зарипова.

Министр «Татмедиа» агентлыгы, министрлыклар, эш белән тәэмин итүче оешмалар белән берлектә, шушы проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшләргә өндәде. Ул Россиянең башка субъектларыннан да, чит илләрдән дә белгечләр килү мөмкинлеген искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов, кадрлар дефициты проблемасын хәл итү өчен, тулы бер программа төзеләчәген әйтте. «Бөтен чараларны исәпкә алырга, торак белән дә тәэмин итәргә кирәк. Барлык сораулар балансланган булырга тиеш», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100