news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәү минимумы арткан

Татарстан Министрлар Кабинеты республика халкы өчен яңартылган нормаларны раслады.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда берьюлы ике социаль-икътисади индикатор — яшәү минимумы һәм куллану бюджеты күләме яңартылды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле боерыклары Татарстан хокук порталында урнаштырылган.

«Татарстан Республикасында 2019 елның II кварталы өчен яшәү минимумы күләмен 9 мең 450 сум күләмендә расларга», - диелә карар текстында.

Республиканың эшкә яраклы халкы өчен яшәү минимумы хәзер — 10 мең 85 сум, пенсионерлар өчен - 7 мең 742 сум, балалар өчен бу күрсәткеч 9 мең 373 сум дәрәҗәсендә теркәлгән.

Икенче карар Татарстанда минималь куллану бюджеты күләмен үзгәртте. 2019 елның II кварталында күрсәткеч 15 мең 772 сум тәшкил итә.

  • Агымдагы елның I кварталында куллану бюджеты дәрәҗәсе 15 мең 537 сум тәшкил иткән, ә җан башына яшәү минимумы 9 мең 170 сум булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100