Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында телевизион бәйге башланды
Яшь комбайнчыларның 2019 елгы уракта эшләве хакында сюжетлар телевидениедә күрсәтеләчәк.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән 11нче республика телевизион бәйгесе башланды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру», - диелә хәбәрдә.
Конкурс кысаларында, яшь комбайнчыларның 2019 елгы уракта ничек эшләве хакында сюжетлар телевидениедә күрсәтеләчәк.
Бәйгегә нәтиҗәне республика Уңыш бәйрәме алдыннан ясаячаклар.
- Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда быелгы урып-җыюда катнашучы комбайнчылар арасында ТР Президенты призына конкурс игълан ителүе хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз