news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь имамнарга грантлар бирү дәвам итә

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров җитәкчелегендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Комиссия составына мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Президенты аппараты вәкилләре һәм нәзарәтнең төрле бүлек белгечләре керде.

Утырыш барышында Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Лаеш, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кукмара районнары авылларында дини эшчәнлек алып баручы кырыктан артык имамның гаризалары каралды. Аларның һәркайсын комиссиягә район имам-мөхтәсибе тәкъдим итте, аннары яшь имамнар үзләре белән таныштырды, авыл мәхәлләсе тормышы хакында сөйләде, хисап тотты.

Белгәнебезчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие булып сайлангач, республика авылларында яшәүче һәм дини эшчәнлек алып баручы яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтү максатыннан, 180 мең сум күләмендә грантлар бирелә башлады. Грант алу өчен нәзарәткә мөрәҗәгать иткән һәр имамның эшчәнлеге комиссия тарафыннан тикшерелә, барлана, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot