Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшь хоккейчылар утырган автобус фура белән бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте Акташ – Кузайкино трассасының 3 нче чакрымында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Әлмәт районында 22 яшь хоккейчы утырган автобус йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Акташ – Кузайкино трассасының 3 нче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына көндез килгән.

Рус Акташы авылыннан ерак түгел “Лада” үсмерләр хоккей җыелма командасыннан 22 бала һәм 19 олы кеше утырткан автобус яны белән “Вольво” фурасына бәрелгән.

Юл һәлакәте урынына 165 нче янгын сүндерү-коткару часте, Әлмәт янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, табиблар, полиция хезмәткәрләре, шулай ук команданы Зәй автовокзалына алып бару өчен ике автобус килгән.

Һәлакәт аркасында җәрәхәтләнүчеләр юк. Балалар автовокзалдан Минзәләгә баручы автобуска күчереп утыртылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз