news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь хатын-кыз юл-транспорт һәлакәтендә үлгән - фото

28 яшьлек чистайлы «Лада Калина» автомобиле белән идарә итүне югалткан.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрь төнендә Чистайда Союз урамында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Беренчел мәгълүматлар буенча "Лада Калина" белән идарә итүче 28 яшьлек кыз тизлеген арттырган, машина белән идарә итә алмыйча кюветка очкан һәм агачка бәрелгән.

Автомобиль әйләнгән, ә хатын-кыз йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Ул иминлек каешын эләктермәгән булган. 21 яшьлек һәм 22 яшьлек пассажирлар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot