Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшь гаилә юл һәлакәтенә очраган
Аларның нәни кызлары исән калган
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстанның Зәй районында булган юл һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган.
ТР Буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, 18.10 сәгатьтә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 62 нче километрында Chevrolet Lacetti автомобиле белән идарә итүе иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыгып 1958 елгы ир-ат идарәсендәге Iveco йөк машинасына бәрелгән.
Җиңел машинада 1979 елгы йөртүчедән тыш, аның 1978 елгы хәләл җефете һәм 2009 елгы кызлары булган. Бәрелешү нәтиҗәсендә ир белән хатын шунда ук һәлак булган. Кыз баланы үлемнән балалар утыргычы коткарып калган, ул төрле җәрәхәтләр белән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, фаҗигале төстә вафат булган машина йөртүче агымдагы елда тизлеген арттырган өчен 14 тапкыр һәм бер тапкыр каршы як полосага чыккан өчен җаваплылыкка тартылган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз