news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь фермерларга ярдәм программасы буенча конкурс башланды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәт хәбәр итте.

Конкурска гаризалар һәм документлар 3 апрельдән 3 майга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  кабул ителә. Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 302.

Кабул итү вакыты: эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат биредә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100