news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь фермерлар мәктәбе эшли башлый

Мәктәпкә авыл җирендә теркәлгән һәм университетны тәмамлаганнан соң үз бизнесын башларга җыенучы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.

Татарстанда яшь фермерлар мәктәбе эшли башлый
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). 20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе” эшли башлый. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике көн эчендә республиканың авыл яшьләре бизнесны планлаштыру, нәтмиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәк.

Уку кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанда уңышлы эшләүче фермерлар хуҗалыкларына бару планлаштырыла, бу хуҗалыкларда фермерлар үз тәҗрибәләре белән таныштырачаклар һәм тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирәчәкләр. Бизнес-проектлар конкурсы узачак, җиңүче үз продукты бренды өчен полиграфия хезмәтләренә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак.

Катнашуга авыл җирендә теркәлгән һәм университетны тәмамлаганнан соң үз бизнесын башларга җыенучы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр (көндез йөреп һәм читтән торып соңгы курсларда укучы студент-бакалаврлар, студент-магистрлар, студент-аспирантлар) чакырыла.

  • Уку тәмамланганнан соң, анда катнашучыларга Яңа эш башлаучы фермер мәктәбен узу турында сертификатлар бирелә. Катнашу өчен 2019 елның 18 сентябренә кадәр электрон почтада гариза тутырырга һәм җибәрергә кирәк, адресы: amo-rt@mail.ru, «Заявка ШМП» тамгасы белән. Өстәмә мәгълүматны (843) 221-75-97 телефоны аша алырга мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100