news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь эшмәкәр урман җиләкләре һәм чикләвекләр белән бал-суфле әзерли

26 яшьлек Олег Васильев мүк җиләге, кара карлыган, сырганак, күрәгә, караҗиләк, чыршын, эрбет чикләвеге һәм башкаларны файдалана.

Татарстанда яшь эшмәкәр урман җиләкләре һәм чикләвекләр белән бал-суфле әзерли
agro.tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның Менделеевск районы Енабердино авылыннан Олег Васильев – «Эшкуарлык фабрикасы» проектының тугызынчы сезонындагы финалистларның берсе. Яшь эшкуар урман җиләкләре һәм чикләвекләр белән бал-суфле әзерләп чыгару белән шөгыльләнә. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Миңа 26 яшь, урмартачылык эше балачактан таныш. Минем әбием, әти-әнием гомер буенча умарта тоттылар. Бүгенге көндә умартачылыкта 100 башка якын умарта оясы бар. Бал-суфле әзерләү теләге миндә «Эшкуарлык фабрикасы» проектына кадәр үк бар иде инде. Бу проект минем өчен бик файдалы булып чыкты, төрле мастер-класслар, семинарлар уздырылды. Шул курсларга йөрү нәтиҗәсендә мин үземә алга таба максат куеп, аңа ирешү юлларын таба алдым, – дип сөйләгән Олег Васильев. – Бал-суфле – шул ук бал ук, әмма аерым технологияләрне үтәгәндә, аның консистенциясе кремсыман булып кала һәм шул хәләттә озак саклана. Мүк җиләге (клюква), кара карлыган, сырганак (облепиха), күрәгә, караҗиләк (черника), чыршын (перга), эрбет (кедр) чикләвеге һәм кузы (грецкий) чикләвеге белән бал-суфле әзерлим. Иң мөһиме – барысы да бары тик натураль продуктлардан эшләнә».

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бал-кремнан тыш, умартачы чыршын, серкә, умарта корты җилеме (прополис), балавыз, забрус, ана сөте (маточное молочко) һәм башка төрле умарта продуктлары сата. «Мин бик зур булмаган кибетләр белән шартнамәләр төзим, ярминкәләрдә катнашам, сайт, социаль челтәрләр алып барам. Кирәк кешегә, продукцияне китереп бирергә дә заказ алам, – дигән Олег Васильев. – Алга таба җитештерүне киңәйтергә уйлыйм, моның өчен умарта күчләрен дә арттырырга кирәк, аннары зуррак сәүдә челтәрләренә чыгуны планлаштырам. Хәзер акчалар юнәтү буенча сөйләшүләр алып барам». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100