news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь егет авариядә умырткасын сындырган

Машина юлдан басуга очып төшкән, берничә мәртәбә әйләнеп капланган.

Татарстанда яшь егет авариядә умырткасын сындырган
Шаһитлар

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген республиканың Тукай районы Теләнче Тамак авылы янында булган авариядә шофер егет умырткасын сындырган.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, 13 модельле «Лада» шоферы идарәне югалткан, машина юлдан басуга очып төшкән, берничә мәртәбә әйләнеп капланган.

«Рульдә 20-22 яшьлек егет иде. Башын бик нык бәргән, аркасы авыртуга зарланды. Умырткасын сындырган булырга мөмкин. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot