news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләрнең милли составы буенча халык санын исәпкә алу материаллары дөнья күрде

Татарстанда яшәүчеләрнең милли составы буенча халык санын исәпкә алу материаллары дөнья күрде

(Казан, 16 декабрь, «Татар–информ»). ТР Дәүләт статистика комитеты нәшриятында 2002 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу материалларының чираттагы (дүртенче) томы – «Татарстан Республикасы халкының милли составы» – чыкты.

Басмада республиканың шәһәр һәм авыл халкының милли составы, Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча ирләр һәм хатын–кызлар саны турында мәгълүмат тупланган. Кайбер күрсәткечләр буенча 1959, 1970, 1979, 1989 еллар белән чагыштыру бирелә. Басма кәгазь һәм электрон версияләрдә эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot