news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрнең азык-төлек кәрзине - иң арзанлысы

Ә иң кыйммәтле кәрзин - Чукоткада

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Сентябрь ахырында Россия буенча туклану продуктларының минималь җыелмасы уртача 2,14 мең сум тәшкил иткән. Август ахыры белән чагыштырганда, аның суммасы 3,8 процентка кимегән, ә ел башы белән чагыштырганда -1,1 процентка арткан.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, туклану продуктларының минималь җыелмасы иң кыйммәтле булган төбәк һаман да Чукотка автономияле округы. Анда минималь җыелма бәясе 6677 сум тәшкил итә. Ә иң арзанлы минималь туклану кәрзине Татарстанда күзәтелә. Республикада аның бәясе 1717 сум.



news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100