Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүчеләргә бушлай юридик консультация тәкъдим ителә
Республикада яшәүчеләр һәм кече-урта бизнес вәкилләре белгечләргә сорау бирә ала.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләргә бушлай юридик консультация тәкъдим ителә. Республикада яшәүчеләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе кайнар элемтәсе оештырылды.
Барлык теләүчеләр иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Эшмәкәрләр (960)-040-70 номеры, республиканың калган кешеләре 8 (960)-080-90-50 телефоны буенча шалтырата ала. Бу турыда оешмада хәбәр итәләр.
«Ассоциациянең төбәк бүлегенең кайнар элемтәсе коронавирусның беренче дулкыны таралган вакытта ачылган иде. Ул катлаулы санитар-эпидемиология һәм икътисади вазгыятьтә халыкка һәм бизнес вәкилләренә оператив рәвештә бушлай юридик ярдәм күрсәтү өчен кирәк иде», — диелгән ассоциация хәбәрендә.
Татарстанда яшәүче 900дән артык кеше кайнар линия буенча белгечләргә мөрәҗәгать иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз