Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыннан читтә дә тавыш бирә ала
Яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гариза кабул итә башладылар.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә дә тавыш бирә ала. Бүген теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гариза кабул итә башладылар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Территориаль сайлау комиссияләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә гаризалар 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр кабул ителә. Республикада яшәүчеләр федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша да гариза бирү хокукына ия.
“Республиканың территориаль комиссияләрендә гаризалар кабул итә торган 67 пункт ачтык”, - диде Шаһиәхмәтов.
25 февральдән 12 мартка кадәр участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз