news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр почта аша айфон урынына стакан алган

Яшел Үзәндә яшәүче ике кеше интернет аша телефонга заказ биргән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче ике кеше мошеннниклар корбаны булган дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

43 яшьлек ир-ат Санкт-Петербургта кибету булган фирмага 7700 сумга соңгы модель айфонга заказ биргән. Аны кибет вәкиле шалтыраткан һәм товар почта буенча җибәреләчәк дип белдергән. Товар килү турында белдерү кәгазе алгач, ир-ат акча түләгән, ә өендә телефон урынына кырлы стаканга тап булган. Берничә көннән тагын бер яшелүзәнле заказ бирелгән айфон өчен 7500 сум түләгән, ә тартмада шулай ук - стакан.

Ачыкланганча, интернет-форумда бу кибеттән алданган сатып алучыларның фикерләре күп булган. Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр бу фирмадан ташлар, кружкалар, уенчык һәм ватык телефоннар, шулай ук стаканнар һәм катыргы кисәкләре алган.

Хәзер тикшерү-оператив чаралары үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100