news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр IT-юнәлешләр буенча түләүсез укый алачак

Цифрлы укыту өчен Татарстанга 1000 сертификат бүлеп бирелгән.

Татарстанда яшәүчеләр IT-юнәлешләр буенча түләүсез укый алачак
Султан Исхаков

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан республикасы гражданнарының IT-юнәлешләр буенча түләүсез уку мөмкинлеге бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган «Цифрлы укытуның шәхси сертификатларын кертү»гә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

«Бу бик мөһим социаль проект. Әлеге сертификат 18-60 яшьләрендәге хатын-кызлар һәм 18-65 яшендәге ир-атларга квалификацияне үстерергә һәм яңа өлкәдә өстәмә белем алырга зур мөмкинчелек бирә». — диде цифрлы үсеш, информацион технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов.

Татарстанга 1000 сертификат бүлеп бирелгән. Бүгенгә кадәр барлыгы 400 гариза язылган. Катнашу өчен гаризаларны http://цифровойсертификат.рф/. Сайтына җибәререгә була. Сертификатка ия булу өчен гариза язып онлайн-тест үтәргә кирәк. Әлеге тест кешегә укыту юнәлешен билгеләүдә ярдәмгә киләчәк һәм теге яки бу өлкәнең белү дәрәҗәсен дә күрсәтәчәк.

Укыту процессы 2020 елның беренче ярты еллыгына планлаштырылган. Биредә уку дистанцион, көндез һәм онлайн-курслар итеп оештырылган.



Галерея: Пресс-конференция о внедрении цифровых сертификатов для жителей Татарстана
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100