news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләр газета-журналларга дәүләт хезмәтләре порталында языла ала

Газета-журналларга язылу кампаниясе 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда яшәүчеләр газета-журналларга дәүләт хезмәтләре порталында языла ала

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстанда газета-журналларга язылуның дәвам итүе турында искәртә.

10 гыйнварга кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә почта бүлекчәләрендә язылырга була.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте киләсе яртыеллыкка төрле аудиторияләргә тәгаенләнгән, татар һәм рус телләрендә чыгучы басмалар тәкъдим итә. Шул исәптән балалар өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларына, хатын-кызлар өчен «Сөембикә», әдәбият сөючеләр өчен «Казан утлары» журналларына язылырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot