news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр «Чаян» һәм «Сөембикә» журналларын яратып укый

Яшел Үзәндә яшәүчеләр арасында - «Зеленодольская правда», ә Чаллы халкы арасында «Челнинские известия» газетасы популяр.

Татарстанда яшәүчеләр «Чаян» һәм «Сөембикә» журналларын яратып укый
Владимир Васильев

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына мониторинг үткәрү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, «Сөембикә», «Чаян», «Салават күпере» һәм «Казан утлары» журналларының ваклап сату буенча күрсәткечләре иң яхшысы булган. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.

«Сабантуй», «Ялкын» һәм «Сәхнә» журналлары сату темпларын арттыра. Газеталар арасында «Казанские ведомости» һәм «Мәдәни җомга» аеруча популяр. Балалар журналлары хакында да шулай дип әйтергә мөмкин», — диде ул

Мисал өчен, «Зеленодольская правда» — Яшел Үзәндә иң күп сатыла торган газета, бер айда 6,5 меңнән артык данә газета сатылган. Икенче урында — «Зеленый дол» (5,7 мең), өченчедә — «Яшел Үзән» (319 данә). Автокалада яшәүчеләр «Челнинские известия» газетасын яратып укый, шәһәрдә ул ай саен 18 мең данә тирәсе сатыла. Минзәлә районында «Салават күпере», «Сабантуй», «Чаян» һәм «Сөембикә» журналлары популяр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100