news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче ятимә кызның гаиләле булуы турында кино төшергәннәр

«Интернет бар кеше өчен дә» фильмының премьерасы 19 сентябрьдә Мәскәүдә кино йортының Зур залында узачак.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Режиссер Михаил Комлев Татарстанның Зәй шәһәрендә яшәүче ятимә кыз Зоя Кукушкинаның Интернет ярдәмендә гаиләле булуы һәм модельгә әверелүе хакындагы гаҗәеп тарихны кинога төшергән. Бу хакта Instagramда кызның шәхси битендә хәбәр ителә.

«Интернет бар кеше өчен дә» («Интернет для всех») фильмының премьерасы 19 сентябрьдә Мәскәүдә Кино йортының Зур залында узачак. Тасма «RU» милли доменының 25 еллыгына багышланган һәм 11 новеллада тормышка юлламаны Интернеттан алган кешеләр турында сөйли.

Зоя тарихыннан тыш, тамашачы «Евровидение»не яулаган «Буранов әбиләре»нең гаҗәеп тарихын; 14 бала тәрбияләүче, аларның 12се тәрбиягә алынган, Наталья Городискаяны; Находкадан заман бергә атлаучы 84 яшьлек Валентина Ивановнаны; «Син супер!» проекты җиңүчесе Валерия Адлейбаны һәм башка бик күпләрне күрәчәк.

Режиссер әйтүенчә, Зоя Кукушкинаның тарихы аны барыннан да бигрәк дулкынландырган. Кыз приютта яшәгән. Бер-ике ел элек «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенчысы Никита Старун ятимә кыз турында белгән һәм аңа ChangeOneLife сайтында урнаштырыласы видеоанкетаны язарга булышкан. Шулай итеп Зояның яңа әти-әнисе барлыкка килә, ул Кукушкина фамилиясен ала.

Кызның гадәти булмаган кыяфәтенә Мәскәү фотографы игътибар иткән. Ул Зоя һәм аның әнисен очраклы рәвештә «Балалар дөньясында» күргән. Алексей Васильев Зояны һәм аның әнисе Татьянаны фотога төшәргә чакырган.

Фоторәсемнәр тиз арада бөтен дөнья буенча тарала һәм кыз Junona Fashion House компаниясе йөзенә әйләнә. Хәзер сигез яшьлек кыз модалы кием эскизларын үзе төзи, күрсәтүләрдә, төрле реклама фотосессияләрендә катнаша, шулай ук балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә гаилә табарга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100